Язмышлардан узмыш бармы?
Сәрия диплом алды практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләүче, тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады – башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы мебельләре, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.